news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешма җимерелүгә китерә, диде авыл хуҗалыгы министрлыгы

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген авыл җирендә, җитештерү предприятиеләрен дә кертеп, уртача хезмәт хакы 21300 сум.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген авылларда хезмәт хакы тирәсендә киеренкелек бар. "Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешманың җимерелүенә китерә", – диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта.

“Дөрес, киләчәктә авылда аның кадәр хезмәт көче калмаска мөмкин. Чөнки эре предприятиеләр елдан-ел заманча, кыйммәтле техника алырга тырыша. Өч кеше эшли торган эшне бер кеше башкарып, аның хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеге бар. Авылда кешене тотып булмый, дип сөйлибез икән, беренче сәбәп ул – хезмәт хакы. Бүген эшкәртү предприятиеләрен кертеп, авылда хезмәт хакы 21300 сум гына. Ә ул (эшкәртү предприятиеләре) авыл хуҗалыгының 61 процентын гына тәшкил итә. Безнең халык күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнә. Бакчачылык, җиләк-җимеш, яшелчә белән шөгыльләнү өчен дә программалар игълан итеп карадык, әмма соңыннан продукцияне урнаштыру белән киеренкелек туа. Дөрес, республикада киң мәйданда алма бакчалары, җиләк-җимеш мәйданнары тотучы, шуларны кооперативларга берләштерүче хуҗалыклар да бар. Әмма республика халкы, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә", - диде Марат Әхмәтов.

Министр авыл халкының хезмәт хакы мәсьәләсенә дә кагылып узды.

“Авылларда хезмәт хакы проблемасы бар. Теләсә нинди предприятиедә, әгәр анда хезмәт куючыга вакытында түләмисең икән, бу – предприятенең җимерелүенә китерә. Чөнки кеше эшкә килә, ә җигелеп эшләми. Хезмәт хакы алмагач, ул анда эләктереп була торган әйберне чеметеп алып кайтырга мөмкин. Хезмәт хакы өлешен башка бернинди максатка да тотарга ярамый”, – диде министр.

Исегезгә төшерик, Марат Әхмәтов, алдарак, яшәү чыганагы кирәк икән, авыл җирендә терлек асрау – иң отышлы юл дип әйткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100