news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актер Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды

Үзеңне һәм гаиләңне саклар өчен бар кешегә дә прививка ясатырга кирәк дип саный Камал театры актеры.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Камал театры актеры, 83 яшьлек Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды. 

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, артистка һәм аның хезмәттәшләренә икенче прививканы «Горки» поликлинкасы табиблары ясаган.

  • Өч атна элек «Татар-информ» театрның сигез хезмәткәре вакцинациянең беренче компонентын ясатуын язган иде. 

Ринат Таҗетдинов әйтүенчә, беренче прививканы ул яхшы уздырган, хәтта температурасы да күтәрелмәгән. 

«Бу юлы да бар да яхшы булыр дип өметләнәм. Иртәгә спектакльдә уйныйсы бар. Барысы да яхшы гына булсын», — дип белдерде актер. 

Артист әйтүенчә, ул Россиядә җитештергән препаратка ышана. Безнең илдә һәрвакыт сыйфатлы вакциналар ясый белделәр, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100