news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Таҗетдинов коронавирустан прививка ясаткан: Курыкмыйча яшәрлек булсын дидем

Театр хезмәткәрләренең вакцинациясе турында Инстаграмда 18 нче хастаханәнең аккаунтында хәбәр ителә.

Ринат Таҗетдинов коронавирустан прививка ясаткан: Курыкмыйча яшәрлек булсын дидем
Казанның 18 нче номерлы хастаханәсе

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Камал театры хезмәткәрләре Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясаткан. «Курыкмыйча яшәрлек булсын дидем», — дип әйткән театр актеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов.

Театр хезмәткәрләренең вакцинациясе турында Инстаграмда 18 нче хастаханәнең аккаунтында хәбәр ителә. «Ринат Таҗетдинов вакцинациягә тормыш иптәше һәм цех буенча коллегалары белән килде. Барысы да „Спутник V“ вакцинасы белән прививка ясатты», — диелә.

Ринат Таҗетдинов прививка ясатуына аңлатма да биргән.

«Әле яшисем килә. Бөтен дөнья вакцина өчен көрәшә, каядыр ул җитми, бездә бар, „килегез, рәхим итегез, вакцина яхшы“ дип чакыралар, шуңа күрә прививкага хатынымны да алып килдем. Курыкмыйча яшәрлек булсын дидем. Алайса урамга чыккач та, эләктермәсәм ярар иде, дип йөрисең, шуңа күрә вакцинацияләнергә уйладым», — дигән.

21 көннән театр хезмәткәрләре вакцинациянең икенче этабына киләчәк.

Вакцина бушлай, теләге булганнар килеп, прививка ясата алулары искәртелә. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга вакцинация ярамый. «Вакцина нәтиҗәлелеген күрсәтте: безнең клиника хезмәткәрләренең ике тапкыр вакцинациядән соң бу инфекциягә иммунитеты формалашты. Антитәнчекләр күләме барысында да югары», — диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100