news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 76 булды

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 25 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 76 булды

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче тагын ике хатын-кыз Covid-19 авыруыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада инфекция корбаннарының саны 76га җитте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вафат булучыларны берсе — 1948 елда туган хатын-кыз. Аны Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә «хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония» диагнозы белән китерәләр. Пациентның җитди хроник авырулары булуы ачыкланган.

«Анда коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Икенчесе — 1946 елда Саба районында туган хатын-кыз. Ул Казанның 2нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салынган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Үлемнең сәбәпләрен шулай ук патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәләре буенча ачыклаганнар.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100