news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Сovid-19лы пациентларны дәвалаучы табибларга күпме акча түләнүе билгеле

10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган.

Татарстанда Сovid-19лы пациентларны дәвалаучы табибларга күпме акча түләнүе билгеле
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга барлыгы 3,1 млрд сум акча түләнгән. Бу хакта ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова Дәүләт Советының уналтынчы утырышында хәбәр итте.

«Быел территориаль фонд аша стимуллаштыру түләүләре булмады. Ләкин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган», — диде Алсу Мифтахова.

Ул, шулай ук, коронавируслы пациентларны дәвалауга Россия Федерациясе Хөкүмәте күпме акча бүлеп биргәнне әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot