news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәте Татарстанга коронавирустан дәвалау өчен 790 млн сум акча бүлеп биргән

«Фондның киләсе елга бюджетында коронавирустан дәвалау очраклары санын алдан фаразламыйбыз. Быелгы кебек үк, фактка карап кына түләячәкбез», — диде Алсу Мифтахова.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте Татарстанга коронавируслы авыруларны дәвалау өчен 790 млн сум акча бүлеп биргән. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова сөйләде.

«Фондның киләсе елга бюджетында коронавирустан дәвалау очраклары санын алдан фаразламыйбыз. Быелгы кебек үк, фактка карап кына түләячәкбез. Ничә очрак булса, шуңа карап. Госпитальләр буларак эшләүче медицина учреждениеләре моңарчы күрсәтелгән медицина ярдәмен туктатып тора. Бу акчалар коронавирустан дәвалау өчен тотыла», — диде Алсу Мифтахова.

Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондының алдагы өч елга бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 2021 елда керемнәр 59,1 млрд сум күләмендә, чыгымнар 59,2 млрд сумнан артык булыр дип фаразлана. Дефицит 27,1 млн сум булачак.

Төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100