420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Кытайда Covid-19 коронавирусын йоктыручыларның 45,8 проценты терелгән – аларның барысын да хастаханәдән чыгарганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайның материк өлешендә яңа коронавирус йоктырган кешеләр саны 78 824 булган, аларның 3617се дәваланган. Авырудан 2 788 кеше үлгән.
Эпидемия чыганагы булган Хубэй провинциясендә зарарлануның 65 914 очрагы ачыкланган. Хәзерге вакытта Кытайда эпидемиология вазгыяте яхшыра. Соңгы тәүлектә барлыгы 327 зарарлану очрагы ачыкланган, аларның тугызы - Хубэйдан читтә. Хастаханәдән тәүлек эчендә чыгарылган пациентлар саны өч меңнән артып киткән.
Элегрәк Роспотребнадзорда коронавирус авыруына шик булган вакытта нишләргә кирәклеге турында сөйләгән иделәр.