420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Коронавируска шик төшкән очракта авыруны аерым бүлмәдә изоляцияләргә һәм ашыгыч ярдәм яки табиб-терапевт чакыртырга кирәк. Мондый киңәшне Россия кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә бирделәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Авыручыдан ким дигәндә бер метр ераклыкта торырга, ә иң яхшысы аңа аерым бүлмә бирергә кирәк.
Килгән табиб, кирәк булганда, авырудан анализны шунда ук алачак, аны Роспотребнадзор оешмасына Covid-2019 диагностикасы өчен җибәрәчәк.
Элегрәк «Татар-информ» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиянең коронавируска агрессив алымын хуплавын хәбәр иткән иде.