news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч соңгы тәүлектә Covid-19 белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады

Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган.

Белгеч соңгы тәүлектә Covid-19 белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады
"Татар-информ" архивыннан

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән иң күп авыручылар теркәлгән районнарны атады. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Узган тәүлектә Казанда 64, Чаллы шәһәрендә, Буа, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында өчәр, Әлмәт һәм Бөгелмәдә икешәр, Балтач, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында берәр яңа очрак теркәлгән», — диде ул.

Алданрак Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланганын хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100