news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан бирле республикада барлыгы 10 083 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган
Солтан Исхаков

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 83 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, барлыгы 10 083 очрак булды», — дип хәбәр итте ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясеннән дәваланып терелүчеләр саны 8 мең 820 кешегә җиткән, 77 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100