news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска каршы ясалган икенче вакцинаны Татарстанда сыныйлар

Сынауда катнашучыларның сәламәтлеге өчен куркынычны ачыклау максатында тирәнтен медицина тикшеренүе оештырыла.

Россиядә коронавируска каршы ясалган икенче вакцинаны Татарстанда сыныйлар
Александр Эшкинин

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауда катнашучыларны җентекләп сайлаячаклар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Бу эш Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) әзерләгән бердәм схема буенча бара. Схемада моның ничек булырга тиешлеге, гражданнар категориясе, яшь категориясе һәм медицина тарихының нинди булырга тиешлеге җентекләп язылган. Теләсә кем килеп проектта катнаша алмый. Катнашучылар сәламәтлек куркынычына ачыклау өчен тирәнтен медицина тикшеренүе узачак», — диде Лилия Галимова.

Элегрәк «Татар-информ» «Вектор» фәнни үзәге җитештергән коронавируска каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасы клиник сынаулар узу өчен Татарстандагы медицина оешмаларына кайтарылды дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100