news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «ЭпикВакКорона» вакцинасын клиник тикшеренүләр башлана

Теркәү алды клиник сынауларында 3 мең ирекле катнашачак, дип хәбәр иттеләр Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә.

Татарстанда «ЭпикВакКорона» вакцинасын клиник тикшеренүләр башлана

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә каршы «Вектор» фәнни үзәгендә уйлап табылган «ЭпиВакКорона» вакцинасы теркәү алды клиник сынаулары үткәрү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә килде. Моннан тыш, аны Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Төмән һәм Калининград өлкәләре хастаханәләре дә алды. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Роспотребнадзорның „Вектор“ фәнни үзәгендә уйлап табылган „ЭпиВакКорона“ вакцинасы теркәү алды клиник сынаулары үткәрү өчен Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Төмән, Калининград өлкәләре һәм Татарстан Республикасы медицина оешмаларына тапшырылды», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, әлеге төбәкләрнең медицина учреждениеләре теләге булган кешеләрне сайлап алырга керешкән. Сайлап алуда 4 мең кеше булыр дип көтелә, шуларның 3 меңе сынауларда катнаша. Алар барысы 18 яшьтән өлкәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot