news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Сабантуйга бару кагыйдәләре турында искәртте

Прививка ясатмаган кешеләргә Сабантуйга бармау яхшырак.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Белгечләр прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабантуйга бармау яхшырак дип киңәш итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.

«Прививка ясатмаган кешеләргә Сабантуйга барырга, гомумән, массакүләм чараларда катнашырга киңәш итмибез. Массакүләм чаралар — ул йөкле хатын-кызлар йөри торган урын да түгел.Өстәвенә, көннәр бик эссе тора, кайбер йөкле хатыннарның Сабантуйны әйбәт уздыруы шикле», — дип искәртте ул.

Кичә Республика клиник хастаханәсе баш табибы ковид белән авырган йөкле хатыннарның барысы да диярлек Сабантуйда булганын әйткән иде.

Сабантуй бәйрәмен ковид таралуга каршы каралган барлык кагыйдәләрне үтәп үткәрәләр, тантана саф һавада уза, шактый эссе һава торышы урнашты — мондый шартларда вирусның күпләп таралуы шикле, дип йомгак ясады Любовь Авдонина.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100