news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид йоктырып хастаханәдә ятучы авырлы хатыннар Сабан туенда йөргән булган

Табиб йөкле хатын-кызның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә бала көтүче хатын-кызларга кешеләр күп җыела торган чараларга йөрмәскә киңәш итте.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан дәвалана торган авырлы хатын-кызлар барысы да диярлек Сабан туенда йөргән булган.

«Соңгы ике атнада безгә килеп эләккән көмәнле хатын-кызларның 80 проценты Сабан туенда булган», — диде журналистлар өчен оештырылган «Covid-19 эпидемиясе чорында сәламәтлекне саклау технологиясе» лекциясендә хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, соңгы ике атнада Татарстанда көмәнле хатын-кызлар арасында Сovid-19 йоктыручыларның артуы теркәлгән.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы авырлы хатын-кызның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә бала көтүче хатын-кызларга чараларга йөрмәскә киңәш итте.

Көмәнле хатын-кызлар коронавирусны бик авыр кичерә, дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100