news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Казанга Кытайдан кайткан туристларда ОРВИ

Татарстанның Кытайдан кайткан ике кешесе кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре белән хастаханәгә салынган.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанга Кытайдан сәяхәттән кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кытайда Санья шәһәрендә булганлыктан һәм температуралары югары булу сәбәпле, аларны күзәтү өчен хастаханәгә салганнар. Элек сәламәтлегенә зарланмаган ике кеше өйдән хастаханәгә озатылган. Өченче турист симптомнар булмау сәбәпле, госпитализациядән баш тарткан. Госпитализацияләнүчеләрдә кискен респиратор вируслы инфекция, пневмония диагнозы юк. Анализлар алынган, нәтиҗәләр дүшәмбе көнне билгеле булачак. Санья шәһәрендә бүгенге көндә коронавируслы пневмония очраклары юк», — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Элегрәк «Татар-информ»  Кытайдан Казанга килгән өч туристны кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре һәм температура белән хастаханәгә салганнар, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100