news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытайдан Казанга кайткан өч пассажирны хастаханәгә салганнар

Билгеле булганча, аларның өчесе дә Татарстаннан - Кытайда туристлар сыйфатында сәяхәттә булган.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Кытайдан Казанга кайткан өч пассажирны хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Бүген «Казан» халыкара аэропортына иртәнге унберенче яртыда Кытайның Санья шәһәреннән самолет төшә.

Бераз соңрак анда булган өч пассажир табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларда югары температура һәм кискен респиратор вируслы инфекция билгеләре ачыкланды. Авыруларны кичекмәстән хастаханәгә салганнар.

Билгеле булганча, госпитализацияләнгән барлык кешеләр дә - Татарстаннан. Алар Кытайдага туристлар сыйфатында барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot