news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметүнең гади алымын атады

Вируслы инфекцияләр йоктыру ихтималы һаваның чисталыгы белән бәйле.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Чиста һава теләсә нинди вируслы авыруларга (шул исәптән Covid-19 коронавирусына да) бирешүчәнлекне киметә.

Бу хакта Sputnik радиосы табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибокка сылтама белән хәбәр итә.

«Чиста һава теге яки бу авыруга бирешүчәнлеккә йогынты ясый, ул никадәр пычраграк булса, безнең сулыш юлларының да теләсә нинди вируслы инфекциягә, шул исәптән коронавируска да бирешүчәнлеге арта», - дип искәртте белгеч.

Табиб сүзләренчә, коронавирус йоктыру куркынычын тәүлек дәвамында, шул исәптән йоклаган вакытта да чиста һава сулау мөмкинлеген тәэмин иткән очракта киметергә мөмкин.

«Аеруча йокы бүлмәсен тузаннан арындыру мөһим. Без анда шактый вакытыбызны үткәрәбез. Калган барлык бүлмәләрдә дә без уяу халәттә булабыз, шунлыктан һаваның составын һәм сыйфатын контрольдә тота алабыз», - дип аңлатты Билибок.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк коронавирусны юк итәргә сәләтле эчемлек табылуы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100