news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусны «юк итәргә» сәләтле эчемлек билгеле

Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Кара чәй антиковидлы эффектка ия. Бу хакта Киото медуниверситеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге эчемлек кеше селәгәендәге SARS-CoV-2 вирусын юк итәргә сәләтле. Бу исә чәй яфракларын эшкәрткәндә   бүленеп чыга торган биологик актив кушылмалар барлыкка килү белән бәйле. Белгечләр сүзләренчә, вирусны эпигаллокатехин галлаты, теафлавин-3,3'-дигаллат һәм азиненсин A "юк итәргә" мөмкин.

Тикшеренү үткәргәндә, галимнәр коронавирус инфекциясе булган биш ирекле кешедән селәгәй үрнәген алган. Аннары селәгәйне яшел һәм кара чәй белән кушканнар. Нәтиҗәдә, кара чәйнең вирус титрын сизелмәслек дәрәҗәгә төшерүе ачыкланган.

Әмма бу эффект кыска вакытлы булырга мөмкин, ди белгечләр. Шуңа күрә чәйдән соң вирусның йогышлылыгы ничек үскәнен әле билгеләргә кирәк.

Эффекты берничә сәгать булса, әлеге чәйне авызны чайкату өчен яисә Covid-19ның йогышлылыгын киметүче эчемлек итеп кулланып булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100