news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә

Авырулар арасында шулай ук Covid-19ның симптомсыз формасы да еш очрый.

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның күпчелегендә ОРВИ симптомнары күзәтелә

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда яңа типтагы коронавирус инфекциясе белән зарарлану очракларының күп өлеше – 42 проценты, уртача авырлыктагы формада, шулай ук 39 проценты симптомсыз формада уза. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина докладыннан күренә.

«Авыруның үзенчәлекләре: ОРВИ - 66 очрак (46 процент), пневмония - 22 (15 процент), клиникада дәваланусыз - 56 очрак (39 процент)», — диелә докладта.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 очрагы теркәлгән. 10 очрак читтән кертелгән, калганнары - элемтә юлы белән зарарлану. Эпидемия башланганнан бирле республикада авыруның 230 очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot