420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«11 кеше хастаханәгә салынды, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде Галимова.
Аның сүзләренә караганда, 10 очрак читтән кертелгән, калганнары контактлы юл белән йоктырган.
Чирләүчеләр арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр иң күбе — 18 кеше, шулай ук 18 яшькә кадәрге ике кеше бар, икесе — 18дән 30га кадәр, алтысы — 50дән 60ка кадәрге яшьтәгеләр, калганнары 60тан өстәге өлкәннәр.