news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия пациентының коронавирус белән үлү сәбәбе өзелгән тромб булган

79 яшьлек хатын-кыз Мәскәү шәһәренең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия пациентының коронавирус белән үлүенең сәбәбе өзелгән тромб булган. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясен кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча оператив штабның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәбәрдә Мәскәүнең баш патологоанатомы, медицина фәннәре докторы, профессор Олег Зайратьянц хәбәр иткәнчә, секциягә җибәрелгән диагноз, чыннан да, вируслы пневмонияне күрсәткән. Әмма мәетне яргач, 79 яшьлек хатын-кызның үлүе өзелгән тромб аркасында килеп чыкканлыгы ачыкланган.

«Пациентка пневмониянең башлангыч билгеләре белән хастаханәгә салынуга һәм исән чагында коронавирус инфекциясенә анализның уңай нәтиҗәсе раслануга карамастан, үлем сәбәбе пневмония түгел, ә ике яклы үпкә артериясенең тромбоэмболиясе булды», — дип хәбәр итә патологоанатом.

Аның сүзләренчә, пациент үлеме вакытында үпкәләрдә бернинди үзгәрешләр булмаган. Хатын-кызның шикәр диабеты, цереброваскуляр авыру һәм йөрәкнең ишемик авыруы кебек авыр хроник авырулары да расланган.

Элегрәк «Татар-информ» Россиядә коронавируслы беренче пациент хатын-кыз вафат булуын хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100