news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган

79 яшьлек әби Мәскәүнең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россиядә коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясен кисәтү һәм аңа каршы көрәшү буенча оператив штабның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Штаб мәгълүматлары буенча, хатын-кызга 79 яшь булган, ул күп кенә хроник авырулардан (мисал өчен, 2нче типтагы шикәр диабеты, йөрәктә ишемия авыруы, цереброваскуляр авыру һ.б.) интеккән.

Хатын-кыз Мәскәүнең 2нче йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән. Әбинең кайбер авырулар фонында үсеш алган пневмония аркасында йөрәге тибүдән туктаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot