Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Covid-19 йоктыручылар саны аз булган төбәкләр арасында
Авыручылар саны шулай ук Ханты-Мансийск автоном округында һәм Дагыстанда әкрен үсә.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту түбән булган төбәкләр арасында кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә.
«Бер тәүлектә иң түбән үсеш булган субъектлар: Калмыкия Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,7 процент», — диелә инфекция белән көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә.
Авыручылар саны Ханты-Мансийск автоном округында һәм Дагыстанда әкрен үсә — көненә 0,6 процент. Авыру очраклары Мәскәүдә, Ямал-Ненец автоном округында, Карачай-Черкесия, Кабардино-Балкария, Марий Эл, Чувашия, шулай ук Краснодар краенда тиз үсә. Бу төбәкләрдә көнлек үсеш 0,8 процент.
Шул ук вакытта Covid-19 белән авыручылар саны Россия буенча тәүлегенә 1,1 процентка арта.
Алдарак «Татар-информ» узган тәүлектә Татарстанда яшәүче 62 кешенең коронавирус йоктыруын хәбәр иткән иде. Тулаем алганда, илдә 20 985 очрак ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз