Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 62 очрагы ачыкланган
Республикада яңа коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле барлыгы 9 мең 428 кеше авырды.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 62 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 62 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арта бару буенча барлыгы 9 мең 428 очрак булды», - диде спикер.
Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 йогышына 7 мең 422 тест үткәргән. Татарстанның 1395 кешесе табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 32 кешесе савыккан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз