news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвайлар бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын кискәннәр

Операциядән соң хәл уңай якка үзгәрмәгән, абсцесс башланган.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанда табиблар ике трамвай бәрелешендә зыян күргән ир-атның аягын ампутацияләргә мәҗбүр була. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына 7нче Казан хастаханәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлык аякны саклап калу операциясе берничә сәгать дәвам итеп, уңышлы узганлыгын хәбәр иткән иде.

«Кызганыч, хәл үзгәрде. Абсцесс башланды», - диделәр клиникада.

Хастаханәнең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-атның аягы ныгып китмәгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә Себер трактында Казанда ике трамвай бәрелеште. Моның сәбәбе - аларның берсе дистанцияне сакламаган. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән - ике трамвай йөртүче һәм ике кондуктор. 50 яшьлек ир-ат бик авыр җәрәхәт алган – аның аягы өзелеп чыга язган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100