news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар

Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.

Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар
Михаил Захаров

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан татарстанлылар өчен махсус паспортлар яки QR-кодлар кертергә җыенмыйлар.

«Хәзерге этапта безгә әлеге вакцинациянең үтемле булуы, аның сыйфатлы итеп уздырылуы мөһим», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, федераль тәкъдимнәр килгәч мондый яңалык кертелергә мөмкин, әмма хәзер бу хакта фикер алышулар үткәрелми.

Бер генә прививка да инфекциядән 100 процентка саклый алмый, коронавируска каршы вакцина авыруның катлаулануын һәм үлем-китем очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә, дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

«Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләргә өстенлек бирү күздә тотылмый», - дип искәртте спикер һәм вакцинация узганнан соң да битлек кию һәм социаль дистанцияне үтәүнең мәҗбүри булып калачагын әйтте.

Моңа кадәр Башкортстанда коронавируска каршы цифрлы паспорт кертелә. Коронавируска каршы прививка ясаткан кеше кайбер преференцияләргә һәм ташламаларга ия булачак, дип хәбәр иткән идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100