news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ковидка каршы цифрлы паспорты булган кешеләргә ташламалар биреләчәк

Радий Хәбиров гражданнарның шәхси мәгълүматлары иминлегенә аерым игътибар биреләчәген искәртте.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда коронавируска каршы цифрлы паспорт кертелә. Коронавируска каршы прививка ясаткан кеше кайбер преференцияләргә һәм ташламаларга ия булачак.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы республика Башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән яза. Төбәк башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин мәгълүматы буенча, проектны февральдән гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр.

Әйтик, спектакль, концерт, киносеансларда тамашачыларга карата кертелгән 30 процентлы квота вакцинация узган кешегә кагылмый. Спорт матчларында ул тулы трибуналарда утыра ала. Кайбер кибетләр проектның партнеры булачак һәм QR-код буенча катнашучыга ташламалар тәкъдим итәчәк.

Прививка ясаткан кешеләр фитнес-үзәкләр, шифаханәләргә бара, туризм урыннарына иркенләп сәяхәт итә алачак. Укытучыларга өстәмә акча түләү һәм өстәмә ял көннәре бирү күздә тотыла.

Вакцинация узган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә карата коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылачак.

Радий Хәбиров гражданнарның шәхси мәгълүматлары иминлегенә аерым игътибар биреләчәген искәртте. Ул цифрлы кодларны саный торган җайланмаларда җитешсезлекләр булмасын өчен технологик чылбыр булдырырга йөкләмә бирде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100