news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тирәсендә коронавирус белән авыручылар булу сәбәпле, Владимир Путин үзизоляциягә китә

Дәүләт башлыгы янындагы кешеләрдә коронавирус ачыкланган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзизоляция режимына күчә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, дәүләт башлыгы янындагы кешеләрдә коронавирус белән авыручылар ачыкланган. Шуңа күрә Путин үзизоляциягә режимын үтәргә тиеш, дип аңлатканнар Кремльдә.

«Россия Президенты Владимир Путин Таҗикстан Республикасы башлыгы Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләште. Путин үзе янындагы кешеләрдә коронавирус ачыклану сәбәпле, билгеле бер вакыт дәвамында үзизоляция режимын үтәргә тиеш булуын әйтте», — диелә Кремль хәбәрендә.

  • Янында Covid-19 белән авыручылар булса, Путин үзе дә карантинга китү ихтималын кичә әйтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100