news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Янында Covid-19 белән авыручылар булса, Путин үзе дә карантинга китү ихтималын әйтте

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләренчә, Путин үз тирәсендәгеләр арасында коронавирус очраклары күп дип шаярткан.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин янындагы кешеләр коронавирус йоктырса, үзенең дә карантинга китү ихтималы турында әйтте. Бүген паралимпиадачылар белән очрашу вакытында ул шул хакта белдерде.

«Бездә, кызганычка каршы, табиблар өйрәнгәнчә, хәтта минем янымдагыларның да әлеге Covid-19 белән проблемалар чыгып тора», — ди дәүләт башлыгы. ТАСС шул хакта хәбәр итә.

«Тиздән минем үземә дә карантинга китәргә туры киләчәк, бик күп кеше авырый», — диде Путин.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков соңыннан бу турыда аңлатма бирде. Ул Путин үз тирәсендәгеләр арасында коронавирус очраклары күп дип әйтеп шаяртты, дип белдерде. Соңгы вакытта алар арасында авыручылар булмаган.

«Бу — образлы әйтү», — диде ул дәүләт башлыгының сүзләрен шәрехләп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100