news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Covid-19дан массакүләм вакцинация кемнәр өчен мәҗбүри булачагын аңлаттылар

Россиялеләргә якын айларда прививка ясый башлаячаклар, дип сөйләде РФ Президенты матбугат секретаре.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Якын айларда Россиядә коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыра башлаячаклар. Әмма прививканы ирекле рәвештә генә ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта YouTube-каналда RT хәбәр итә.

«Бар кешене дә вакциналаштыру мөмкин түгел. Ул ирекле булырга тиеш һәм ул бары ирекле булачак», - дип белдерде Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Басма мәгълүматлары буенча, прививка ясау кампаниясенең төгәл башлануы әлегә игълан ителмәгән.

Элегрәк «Татар-информ» ваклап сатуда «Спутник V» вакцинасын сатып алу мөмкин түгеллеген хәбәр иткән иде. Барлык препарат дәүләт тарафыннан сатып алынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100