news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко: Казан мәктәбендәге атышта яраланган өч балага Мәскәүдә операция ясадылар

Балаларны тернәкләндерү процедурасы беренче тәүлектә үк башланды – анда психиатрлар, психологлар, табиб-реабилитологлар катнаша.

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында яраланган өч балага (алар бик авыр хәлдә иде) Мәскәүдә операция ясадылар. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Докладчы сүзләренчә, вазгыять таләп иткәнлектән, бүгенге көндә хирургия манипуляцияләре дәвам итә.

Калган балалар клиникаларда планлы терапия ала, аларның хәле куркыныч уятмый. Казандагы 15 бала да терапия ала, берсен хастаханәдән чыгарганнар инде. Хәзерге вакытта барлык балаларның да хәле тотрыклы. Тагын берсе гомуми палатага күчерелгән.

Балаларны тернәкләндерү процедурасы беренче тәүлектә үк башланды – анда психиатрлар, психологлар, табиб-реабилитологлар катнаша.

«Без авыр чордан соң һәр пациентны диагнозлар нигезендә тернәкләндерүне дәвам итәргә ниятлибез», - дип сүзен төгәлләде Мурашко.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100