news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбендә атышта зыян күргән тагын бер бала хастаханәдән чыккан

19 яшьлек яшүсмер һөҗүм иткән биш баланы Мәскәүгә дәвалануга күчерделәр.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсеннән 175нче мәктәптә зыян күргән 14 яшьлек малайны чыгардылар.

«2006 елгы малай баш мие селкенү һәм бит җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Бүген кич ул яшәү урыны буенча стационарда табиблар күзәтүенә чыгарылган», — диделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Хәзер медицина учреждениесендә 14 бала кала. Табиблар аларның хәлен тотрыклы, дип бәяли.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, кичә кич килгән ике баланы чыгарганнар. Исегезгә төшерәбез, 19 яшьлек яшүсмер һөҗүм иткән биш баланы Мәскәүгә дәвалануга күчергәннәр инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot