Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында коронавирус турында бүлек барлыкка килде

Электрон ресурс оператив хәбәр итү, статистика мәгълүматларын һәм клиник киңәшләрне бастыру өчен булдырылган.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Covid-19 турында мәгълүмат бүлеге барлыкка килде.

Монда яңа коронавирус инфекциясе турында барлык актуаль мәгълүмат җентекләп бирелә. Гражданнар вирусның йогу юллары, авыруны йоктырмау һәм тирә-юньдәгеләргә йоктырмас өчен нинди профилактик чаралар күрергә кирәк, кайсы илләргә йөрмәскә киңәш ителә һәм башка сорауларга җавап таба алачак.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, мәгълүмат даими рәвештә яңартылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертүе турында хәбәр ителгән иде.