news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте

Әлеге режим массакүләм чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә командировкаларын кичектерүне үз эченә ала.

Миңнеханов Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында махсус режим кертте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертү турында карар әзерләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Әлеге режим күпсанлы кешеләр катнашында чаралар үткәргән вакытта кайбер чикләүләрне үз эченә ала:

1. Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы кичектерелде;

2. Спорт матчлары (даими уеннар) тамашачылардан башка гына үткәреләчәк;

3. Мәдәни чаралар башка вакытка күчерелде. Планлаштырылган гастроль концертлары оештыручылар куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык таләпләрне катгый үтәгән һәм тамашачыларның сәламәтлеге өчен шәхсән җавап биргән очракта гына үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә барлык командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде. Республика предприятиеләре җитәкчеләре, барлык эш бирүчеләргә дә шундый киңәш бирелде. Командировкага барган очракта, аннан әйләнеп кайткач, хезмәткәр 14 көн дәвамында карантин узарга тиеш. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков – шуның ачык мисалы. Ул эш сәфәре белән Германиядән кайтты һәм хәзер өендә карантин уза.

Республика халкын чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга чакырабыз. Мәктәпләрдә язгы каникуллар якынлашу сәбәпле, балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, ата-аналарга чит илләргә барудан баш тартырга киңәш итәбез.

Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан кешеләргә нинди илгә, кайчан баруыгыз һәм кайчан кайтуыгызны әйтеп, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен республикада тәүлек әйләнәсе эшли торган кайнар элемтә булдырылды: +7(843)296-02-24. Үзегездә хәлсезлек тойсагыз (температура күтәрелсә, күкрәк һәм баш авыртса) табибка киңәш сорап мөрәҗәгать итегез. Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә: көн дәвамында кулларны юарга, көн саен душ керергә, эштә бүлмәләрне җилләтергә, эш урынын җыештырырга, кеше күп йөри торган урыннарда һәм транспортта битлек кияргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100