news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләр санының арту сәбәбен аңлаттылар

12 май Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген 175нче мәктәптә булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең арту сәбәпләрен аңлаттылар.

«Кайбер балалар өйләренә артык дулкынланган, шок хәлендә кайтып киттеләр. Шуннан соң аларның төрле җирләре авырта башлаган», — дип аңлатты хәлне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә 23 кеше ята. Авыр хәлдәгеләрне Мәскәүгә күчерүләре турында язган идек.

«Без һәрбер кешене дә җәрәхәтләре бармы икәнен җентекләп сораштык, карадык. Соңлап мөрәҗәгать итүчеләр арасында сәламәтлегенә авыр һәм урта авырлыкта зыян килгәннәр юк», — дип белдерде белгеч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100