news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан коронавирусның үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала

Инде өч көн рәттән илдә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.

Татарстан коронавирусның үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала
архив/Михаил Захаров

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының үсеш темплары иң түбән булган төбәкләр арасында кала. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайты хәбәр итә.

«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: <...> Тыва Республикасы, Мәскәү һәм Тула өлкәләре, Чукот автономияле округы, Башкортстан һәм Татарстан республикалары – 0,5 процент», - диелә хәбәрдә.

Чечня һәм Чувашия кебек төбәкләрдә үсеш темплары тагын да түбәнрәк – 0,3 һәм 0,4 процент.

Шимбә белән чагыштырганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыру очракларының үсеш темплары үзгәрешсез калды. Шул ук вакытта, ул җомгага караганда югарырак.

Тулаем алганда, Россиядә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны тәүлегенә 1,1 процентка арта. Инде өч көн рәттән илдә инфекция йоктыручыларның рекордлы саны теркәлә.

«Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә 34 татарстанлының коронавирус йоктыруы хакында хәбәр иткән иде инде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов учреждениеләрдә санитар чараларны контрольдә тотуны көчәйтергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot