news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең барлыгы 7 мең 549 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта инфекциягә каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәр итә.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр штабта.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) аралыгында ачыкланган. Шул ук вакытта, авырулар арасында 80 яштән өлкәнрәк бер кеше дә юк, берсе – балигъ булмаган бала.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә. Биредә 24 кеше инфекция эләктергән. Калган муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Питрәч районы әйдәп бара, анда ике очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 7 мең 549 очрагы теркәлгән, 6 мең 374 пациент (шуларның бишесе – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100