news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны кырык тугызга җитте

Республикада узган тәүлектә Covid-19 инфекциясеннән зарарлану очракларының 28 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны кырык тугызга җитте

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан һәлак булучылар саны 49 кешегә җитте. Кичә республикада Чаллы һәм Әлмәт районында яшәүче ике хатын – кыз вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Чаллыда яшәүче 1955 елда туган хатын-кыз сулыш ала алмау сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салынган. Тикшерү барышында анда яңа коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Онкология авыруы өзлегүләре булганга хәле начарланган. 19 июльдә аның үлеме теркәлгән, вирус идентификацияләнгән», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә 1970 елның 16 июлендә туган хатын-кыз Республика клиник онкология диспансерының җирле филиалы базасында хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә озатыла. Анамнезда эндокрин системасының хроник авыруы булганлыгы әйтелгән. Хатын-кыз 9 августта үлгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда узган тәүлектә 28 кешенең Covid-19 инфекциясеннән авыруы ачыкланган, 24 кеше сәламәтләнгән. Авыручыларның иң күбесе Казанда ачыкланган - алар 17 кеше, ә Әлмәт районында – дүрт кеше. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100