Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелгән.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 5 мең 930 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Аның сүзләренчә, авыру йоктыручылар белән аралашкан 946 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелүен әйтте. 35 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз