news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хезмәт коллективларында Covid-19 йоктыру очраклары арткан

Узган атнада хезмәт коллективларында 29 июньнән 5 июльгә кадәрге чор белән чагыштырганда коронавирус очрагы күбрәк ачыкланган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Узган атнада 23 хезмәт коллективында коронавирус инфекциясенең 37 очрагы ачыкланган, бу аннан алдагы атна белән чагыштырганда биш очракка күбрәк. Бу хакта Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова сөйләде

Марина Трофимова әйтүенчә, инфекция йоктыруны булдырмый калу һәрвакытта да мөмкин түгел, әмма коллектив эчендә таралуны булдырмый калу һәм тиешле профилактик чараларны үтәү мөһим.

Докладчы сүзләренчә, узган атнада 640 объект тикшерелгән, тагын 223 күрсәтмә бирелгән.

Республикада 100 мең кешегә 127,2 очрак туры килә. Covid-19 белән авыруның иң югары дәрәҗәсе 15 районда теркәлгән, әлеге күрсәткеч 14 районда уртача, ә 16 районда түбән.

Татарстандагы 1280 кеше изоляциядә, алар арасында читтән кайткан 99 кеше дә бар. Изоляция режимын 19 тапкыр бозганнар (Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чаллы, Түбән Кама).

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, әмма бу иркенәергә сәбәп түгел дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100