news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять тотрыклы

Татарстан Россия төбәкләре арасында коронавирус белән авыручылар саны буенча 79 нчы урында тора.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Covid-19 белән бәйле вазгыять тотрыклы

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән бәйле вазгыять тотрыклы, әмма бу иркен суларга сәбәп түгел. Бу хакта бүген районнар белән киңәшмә барышында республика Президент Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Көн саен авыруның 35-36 яңа очрагы ачыклана. Кызганыч, күпләр бу хәлнең җитдилеген аңламый. Кешеләрнең моңа җиңел каравы турында протоколлар да аңлата — бер атна эчендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 2 меңнән артык беркетмә төзегән», — диде ТР Президенты.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда авыруның 4964 очрагы теркәлгән. Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Россия төбәкләре арасында коронавирус белән авыручылар саны буенча 79 нчы урында, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 13 нче урында тора.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган тагын 35 кеше ачыкланган, шулай ук ике үлем очрагы да теркәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100