news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог: Коронавирустан саклану өчен ишек тоткаларын да сөртергә кирәк

Дмитрий Лопушов коронавирустан саклану өчен төп кагыйдәләрне искәртте.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан саклану чараларының берсе буларак ишек тоткаларын да сөртеп торырга кирәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әйтте.

Аның сүзләренчә, коронавирустан профилактика чаралары үтә көчле респиратор инфекцияләр, грипп вакытындагы стандарт саклану чараларыннан берни белән дә аерылмый. «Эштән өйгә кайткач, өс киемен салырга, кулларны юарга кирәк, антисептик белән ышкырга була. Ишек тоткаларын да шул ук антисептиклар белән эшкәртеп торсаң, бик яхшы», — диде белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, каяндыр кайткач, борын куышлыгын да юдырып чыгарырга мөмкин. Бу алым ОРВИ, грипп сезонында да файдалы булуын искәртте. Биналарда кварц процедурасын уздыру да файдага булачак, диде.

Баш белгеч фикеренчә, яшелчә, җиләк-җимешләрне агым суда юу да җитә. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән йогышланган бер очрак та булмавын әйтте.

Ул, шулай ук, битлекләрдән файдалану кагыйдәләрен дә искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100