news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш эпидемиолог коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте

«Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш», — диде белгеч.

Баш эпидемиолог коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте
Михаил Захаров

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов коронавирустан саклану өчен битлек кию кагыйдәләрен искәртте.

«Битлекләр киюнең төрле вариантлары бар. Авыру кеше генә түгел, сәламәт кешегә дә кияргә мөмкин, ләкин кеше күп булган урыннарда гына кирәк. Әйтик, машинада бер генә кеше барса, ихтыяҗ юк», — диде ул.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, битлек һәр ике сәгать саен алмаштырылырга тиеш. «Кайчак транспортта, урамда пычрак яки озак кулланган битлектән баручыларны күрергә туры килә, аның файдасы юк, ул микроблар үрчү чарасы гына булырга мөмкин. Битлек авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш», — диде белгеч.

Баш эпидемиолог лифтта яки башка урында ташлап калдырылган битлекләр дә инфекция чыганагы булу мөмкинлеген искәртте.

Аның сүзләренчә, коронавирустан саклану өчен күзлек анализ алучы табибларга гына кирәк булырга мөмкин. Калганнарга килгәндә, авырулар белән тыгыз контактта булмаса, күзлек кию мәгънәсез. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100