news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте авыруны профилактикалау өчен, гаджетларны ешрак дезинфекцияләргә, кул биреп исәнләшмәскә куша.

Коронавирус аркасында җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Яңа типтагы коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, Татарстан халкын пик-сәгатьләрдә җәмәгать транспортында йөрүдән һәм кеше күп була торган урыннарда булмаска киңәш иттеләр. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәмәгать урыннарында: сәүдә үзәкләрендә, спорт һәм тамаша чараларында, пик сәгатендә транспортта булудан тыелыгыз», — диелә хәбәрдә.

Авыруны профилактикалау өчен, гаджетларны ешрак дезинфекцияләргә, кул биреп исәнләшмәскә киңәш итәләр.

Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йоктыруның өч яңа очрагы ачыкланды. Авыруның симптомнары гриппны хәтерләтә: температура күтәрелә, баш авырту, ютәл һәм сулыш алу авырая.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100