news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның өч очрагы ачыкланган

Россиядә барлыгы 20 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы теркәлгән.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирус йоктыруның өч очрагы ачыкланган. Пациентларның барысы да соңгы ике атнада Италиядә булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Алар хастаханәдә инфекцион боксларга урнаштырылган. Вирус йоктырган кеше белән элемтәдә булучылар ачыкланган.

Россиядә барлыгы 20 кешенең коронавирус инфекциясен йоктыруы теркәлгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot