news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә өченче көн рәттән ковид йоктыруның 20 меңнән артык очрагы теркәлде

Коронавирус йоктыручылар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чиләбе өлкәсендә иң күбе булуы ачыкланган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә өченче көн рәттән Covid-19 коронавирусын йоктыруның 20 меңнән артык очрагы ачыкланган. Бу турыда инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә.

Узган тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 20498 очрагы (кичә — 20 396 яңа очрак, аннан алдагы көндә — 20582) теркәлгән.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Мәскәү (3254), Санкт-Петербург (605) һәм Чиләбе өлкәсе (453) лидерлык итә. Авыру Чукотка авономияле округында (бер очрак та теркәлмәгән), шулай ук Дагыстан һәм Чувашиядә акрын тарала.

Чир йоктыручыларның дүрттән бер өлеше (5311) коронавирусны симптомсыз кичерә.

«Татар-информ» агентлыгы, узган тәүлектә Татарстанда коронавиурс йоктыруның 59 яңа очрагы ачыкланганын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100