news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 59 яңа очрагы ачыкланган

Бер кешедән кала, чирне барысы да республика территориясендә йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 59 яңа очрагы ачыкланган
Михаил Захаров

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 59 яңа очрагы теркәлгән. Бу кичәге белән чагыштырганда, 8 кешегә күбрәк. Бер кешедән кала, чирне барысы да республика территориясендә йоктырган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биш кеше хастаханәдә, 54 кеше өйләрендә дәвалана», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Иң күп авыручылар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (21 кеше) керә. Авыручылар арасында 50 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге төркемгә керүчеләр дә күп — 15 кеше авырый, шулай ук 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге төркемнән 14 кеше чир йоктырган. Авыручылар арасында балигъ булмаган балалар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Коронавирус белән авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, анда 42 кеше чир йоктырган. Бу күрсәткеч буенча башка миниципалитетлар арасында Яшел Үзән районы лидерлар рәтендә, анда өч кеше авырта.

Татарстанда коронавирус инфкциясе пандемиясе башланганнан алып 8816 кеше чир йоктырган. Алар арасыннан 7792 кеше (узган тәүлектә - 38 кеше) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100