news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, тугыз сыйныф укуны туктатты

Дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Татарстанда укучыларга салкын тию аркасында, тугыз сыйныф укуны туктатты
архив / Рамиль Гали

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган атнада укучыларга салкын тию сәбәпле тугыз сыйныф укуны туктатып торды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Соңгы атнада Казандагы тугыз мәктәптә тугыз сыйныф укуны туктатты. Бу салкын тиеп укучыларның 20 проценты дәресләргә йөрмәү белән бәйле», — диде спикер.

Патяшина әйткәнчә, дүшәмбе көнне республика мәктәпләрендә температура һәм ОРВИ симптомнары аркасында 123 укучы дәресләргә кертелмәгән.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда укучыларны дистанцион укуга күчермәячәкләрен язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100