Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан үзизоляция режимына кайтырга планлаштырмый
Татарстанда коронавирус белән авыручылар бераз артуга карамастан, төркем-төркем булып авыру барлыкка килү очраклары юк.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында кырыс чикләүләргә һәм үзизоляция режимына кайтуга сәбәпләр юк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы тәүлектә ачыкланган 28 очрак [Covid-19 белән авыру] — хезмәт коллективларындагы, гаиләләрдәге бердәнбер очраклар. Бездә авыруның күпләп, төркем-төркем таралуы күзәтелми, бу белем бирү оешмаларындагы берничә очрак. Шуңа күрә, бүген 22, 31 авыру — әллә ни күп түгел, бу үзизоляция һәм чикләүләр режимына керү өчен нигез бирми», — диде спикер.
Патяшина әйткәнчә, авырып китүчеләр арасында даими рәвештә битлек киеп йөрүчеләр аз. Аның сүзләренә караганда, бу профилактика ысулларының нәтиҗәле булуын күрсәтә.
Татарстанда коронавирусның яңа очракларының көн саен 0,1 процентка артуы күзәтелә, ул 0,4 процентны тәшкил итә. Ике айдан артык бу күрсәткеч 0,3 процентны тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз