news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавируска тест үткәрү темпларын арттырырга җыенмыйлар

Лабораторияләрнең максималь куәте Татарстанда пандемиянең иң югары ноктасында эшкә җигелде, бу апрель-май айларына туры килде. Ул чагында республикада тәүлегенә 5 мең 805 анализ алдылар.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү темпларын арттырырга җыенмыйлар. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә без лаборатория базасының максималь егәрлеге чикләренә сыешабыз, хәзерге вакытта тест үткәрү темпларын киңәйтү һәм арттыру мәсьәләсе көн тәртибендә тормый», - дип искәртте спикер.

Лабораторияләрнең максималь куәте Татарстанда пандемиянең иң югары ноктасында эшкә җигелде, бу апрель-май айларына туры килде. Ул чагында республикада тәүлегенә 5 мең 805 анализ алдылар.

«Бүгенге көндә безнең лаборатория базасының куәте дәүләт милке формасындагы 13 медицина оешмасы, шәхси милек формасындагы 5 оешма, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән гыйбарәт», - дип искәртте.

Хәзерге вакытта республикада тәүлегенә 4 400-3 700 тест үткәрелә, әлеге күрсәткеч анализ алу күләменә бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot